«Мин шахмат уйнарга яратам»: шахмат турниры (12+)
13
Июль 2022
Чәршәмбе
12 июль көнне 23 нче санлы китапханәдә укучылар һәм кунаклар өчен шахмат турниры узды. Бер-берсе белән ярышып, балалар шахмат уены күптөрле һәм беренче карашка гына гади булып күренүен күрсәтте. Бу үз-үзеңне тоту, фикерләү, көндәшеңнең адымнарын исәпли белү. Уен зур кызыксыну уятты. Чара барышында катнашучылар шахмат тарихы белән танышты, шахмат табышмакларын чиште, «Фиксиклар шахмат турында» мультфильмын карады һәм аклы-каралы кырда көрәштә катнашты. Узган уеннар нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар ачыкланды. Китапханәгә килүчеләр өчен җәйге журналлар күргәзмәләре әзерләнде. Чара азагында теләге булганнар шашки һәм лото уйнады. |